Трудовую деятельность на мясокомбинате Наталья Захарова начала в январе 2021 года кладовщиком.
Административно-хозяйственную группу возглавила в июле 2021 года. В команде 15 человек, они обеспечивают чистоту, порядок, безопасность и благоустройство на территории.
За охранниками - круглосуточная охрана предприятия, недопущение хищений, сохранность живого скота. Все объекты мясокомбината оборудованы системой видеонаблюдения. Пропускной режим на мясокомбинате автоматизированный.
За чистоту производственных помещений отвечают операторы моечных машин, непроизводственных - уборщицы.
Машинист по стирке и ремонту спецодежды обеспечивает каждую смену чистой одеждой. Мойщик тары занимается загрузкой и выгрузкой пластиковых ящиков в специальный аппарат.
Еще одна зона ответственности – прием, хранение и выдача расходных и вспомогательных материалов, спецодежды, средств индивидуальной защиты.
В компанию Наталья пришла после десяти лет работы на почте.
- Мне сразу понравилась атмосфера в новом коллективе, условия и график труда. Работа для меня - второй дом, а коллектив - вторая семья.
Наталья Захарова ит комбинатында хезмәт эшчәнлеген 2021 елның гыйнварында кладовщик булып башлый.
Административ-хуҗалык төркемен 2021 елның июлендә җитәкли.
Төркемдә 15 кеше бар, алар хуҗалык мәйданын чистартуны, тәртипне, иминлекне һәм төзекләндерүне тәэмин итәләр. Сакчыларга оешманы тәүлек буе саклау, урлауга юл куймау, терлекләрнең сакланышы йөкләнгән. Ит комбинатының барлык объектлары да видеокүзәтү системасы белән җиһазландырылган. Ит комбинатында үткәрү режимы автоматлаштырылган. Җитештерү биналарының чисталыгы өчен юу машиналары операторлары җаваплы булса, җитештерү булмаган биналарда - җыештыручылар җавап бирә.
Махсус киемнәрне юу һәм ремонтлау машинисты һәр сменаны чиста кием белән тәэмин итә. Савытларны юучы махсус аппаратка пластик тартмаларны тутыру- төяү белән шөгыльләнә.
Җаваплылыкның тагын бер юнәлеше-чыгым һәм ярдәмче материалларны, махсус киемнәр, шәхси саклану чараларын кабул итү, саклау һәм бирү.
Оешмага Наталья почтада ун ел эшләгәннән соң килә.
- Миңа шунда ук яңа эш урынындагы мөхит, хезмәт шартлары һәм эш вакыты, сәгатьләре ошады. Минем өчен эш-икенче йорт, ә коллектив-икенче гаилә.