Мамадыш районының эш белән тәэмин итү үзәгендә колдоговорлар кабул итүне беркетү дәвам итә. Беркетүгә җаваплы белгеч ел башыннан 7 нче колдоговорның эчтәлегенең канун тәлапләренә туры килүен тикшерде. Беркетүне сорап мөраҗәгат иткән оешма хатын-кызларның хезмәтен оештыруга аеруча игтибар биргән, аларга кануннарда каралганнан арттырып өстәмә мөмкинлекләр керткән.
Беркетү ясаган вакытта белгеч канунда каралганча оешмаларның елына 2 тапкыр колдоговорларның үтәлешенә йомгак ясауларына да игтибар бирә.
Өстәмә каралган мөмкинлекләр кәгаздә язылып кына калмый, чынлап та эшләүчеләргә файда китерә.